

Бүген “Урал аръягы-2026 " форумында бизнес һәм контроль-күзәтчелек органнарының үзара хезмәттәшлек механизмнары турында фикер алыштылар.
VIII бөтенрусия инвестицион сабантуе кысаларында “Мәнфәгатьләр балансы: бизнес һәм контроль-күзәтчелек органнары арасында нәтиҗәле диалог төзү”сессиясе узды. Чарага федераль һәм республика закон чыгару органнары, контроль-күзәтчелек ведомстволары һәм төбәкнең бизнес-бергәлекләре вәкилләре җыелды.
Сессияне ачып, Башкортостанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Абрамова билгеләп үтүенчә, бүген контроль‑күзәтчелек эшчәнлегендә берничә төп тренд күзәтелә: хокук бозу бизнеска аннан мөмкин булган файдага караганда кыйммәтрәккә төшәргә тиеш; предприятиеләр эшенең цифрлаштырылуы һәм үтә күренмәлелеге көчәя; планнан тыш тикшерүләр өчен нигез буларак хәвеф-хәтәр индикаторларының роле арта; өстенлек җәза ягына түгел, ә профилактика ягына күчә.
–Шул ук вакытта, вәкаләтле вәкил адресына килә торган мөрәҗәгатьләрне анализлауга караганда, эшкуарларның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча шикаятьләре саны соңгы алты ел дәвамында планлы рәвештә кими бара. Хәзер мондый мөрәҗәгатьләр юк диярлек. Бу төзелә торган системаның бизнес өчен алдан әйтеп була торган һәм уңайлырак булуы турында сөйли, – дип ассызыклады Ирина Абрамова.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкортостан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак цифрлы маркировканы профилактикалау һәм контроль инструментларына җентекләбрәк тукталды. Аерым алганда, “Честный знак” системасын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.
Бу хакта тулырак сылтама буенча.