

14-15 августта Сибайда узган “Урал аръягы-2026” VIII бөтенрусия инвестицион сабантуеның эшлекле программасы кысаларында БР территориясендә юл буе сервисын үстерү өлкәсендә 53 млн сумлык инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешүгә кул куелды. Килешүне БР Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы һәм “ГРИНФИЛД+” җәмгыяте төзеде.
– Кушнаренко районында заманча юл буе комплексы төзү – безнең трассаларда сервисның сыйфатын яхшыртуда мөһим адым. Без туристлар агымының һәм эшлекле активлыкның үсүен күрәбез, Шуңа да сәяхәтчеләр һәм машина йөртүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Әлеге проект юл буе инфраструктурасын яхшыртып кына калмыйча, районда кече эшкуарлыкны үстерүгә дә этәргеч бирәчәк, – дип ассызыклады сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Константин Климин.
Проектның социаль нәтиҗәсе 25 яңа эш урыны булдыруда чагылачак. Тормышка ашыру сроклары – 2026-2031 еллар.
Проект БР Инвестиция комитеты утырышында каралды һәм республиканың өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелде.
Чыганак: pravitelstvorb.ru