

6 августта Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестсәгать" форматында төбәкнең инвестицион комитеты утырышын уздырды. Анда сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә яңа проектлар хупланды.
“Северная Нива” җәмгыятенең (“ЭкоНива” компанияләр төркеменә керә) Идел буе төбәге буенча төбәк директоры Николай Лукерин Ярмәкәй районында “Семено-Макарово” терлекчелек комплексын реконструкцияләү проектын тәкъдим итте.
Сүз гамәлдәге авыл хуҗалыгы мәйданчыгында 1 000 баш эре мөгезле терлек сыйдырышлы өч сыер абзары төзү турында бара. Бу сыерлар санын 3800 башка җиткерергә һәм сөт җитештерү күләмен елга 46 мең тоннага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
***
“Тиз туклану челтәрен үстерү” компаниясенең үсеш буенча директоры Юлия Азаматова Стәрлетамакта 450 кв.м мәйданлы Rostic's һәм 1000 кв. м мәйданлы “Сыроварня” рестораннарын төзү проектларын тәкъдим итте. Аларны төзүгә керткән акчаларның гомум күләме 195 млн. сум дип бәяләнә. Оешмаларны эшләтеп җибәрү 65 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
***
Иглин районында “БашЛидерГрупп” компаниясе сәнәгать җитештерүен төзи. Аның вәкиле Алексей Зинов хәбәр иткәнчә, 325 млн сумлык проект кысаларында Алаторка авылы янындагы мәйданчыкта металл конструкцияләр ясау буенча технологик комплекс, административ һәм склад биналары урнаштырылачак.
***
Башкортстанның инвестицион комитеты шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсендәге ике башлангычны хуплады. “Альянс” компаниясе Ишембайда 40 млн сумлык юл буендагы “Дуслык” комплексын төзергә ниятли. Ә “Вектор” җәмгыяте Чишмә районында 40 млн.сумлык “Сосны” турбазасын төзергә планлаштыра. Проектлар өстенлекле статус алды.
Чыганак: glavarb.ru