Үзәк банк эксперты мошенниклар баазасы һәм башкалар турында сөйләде.
Банк картасын яки акча күчерүне блоклау – күңелсез һәм еш кына куркыныч хәл. Ни өчен банк кинәт операцияне туктата, нинди”мошенниклар базасы" бар һәм әгәр сез анда очраклы рәвештә эләккәнсез икән, аннан ничек чыгарга? Бу сорауларга Русия Банкының Башкортстан буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Наил Габидуллин җавап бирде.
Законлы сак булу
Финанс учреждениеләре закон буенча шикле транзакцияләрне туктатырга тиеш. Наил Габидуллин билгеләп үтүенчә, бу еш кына операция клиентның гадәти тәртибенә туры килмәгәндә була: мәсәлән, гадәти булмаган зур сумманы күчерергә омтылу яки яңа гаджеттан онлайн-банкка керү. Бу очракта банк, акчаларны җинаятьчеләр үзләштерергә тырышалар дип куркып, яклаучы буларак эш итә. Блокировкадан соң тиздән хәвефсезлек хезмәте акча күчерүнең дөреслеген раслау өчен клиент белән элемтәгә керәчәк.
Блокировканың икенче сәбәбе – акча җибәрүченең яки алучының реквизитларының Русия Банкының махсус базасыннан алынган мәгълүматлар белән “тәңгәл килүе", ул базага мошенниклык операцияләре турындагы мәгълүматлар эләгә.
"Кара исемлек" механизмы
Бу база алданган гражданнарның гаризалары нигезендә формалаша. Әгәр дә кеше мошенниклар корбаны булган икән, ул банкка яки полициягә гариза яза, аның акчалары киткән реквизитларны күрсәтә. Бу мәгълүматлар Русия Банкында туплана. Эксперт ассызыклаганча, очраклы рәвештә анда эләкмиләр. Әгәр реквизитлар базага эләккән икән, димәк, моның артында акчаларны урлауның реаль тарихы тора, һәм кемдер аларны җинаять турындагы гаризада төгәл күрсәткән.
Счетларны тулысынча блоклау турындагы миф
Бу базада булу автомат рәвештә барлык счетларны арестка китерә дигән тотрыклы ялгыш фикер бар. Наил Габидуллин моны хата дип атады: акчалар белән куллануны тулысынча чикләү – бик сирәк кулланыла торган чара. Практикада сүз дистанцион хезмәт күрсәтүне чикләү турында бара. Кеше онлайн-банк яки картадан файдалана алмаячак, әмма аның үз акчалары белән идарә итү хокукы саклана – моның өчен банк бүлегенә паспорт белән килү дә җитә.
Дропперлар өчен чикләүләр, үзеңне базадан ничек алып ташларга һәм ул исемлеккә ничек эләкмәскә икәнен сылтама аша укый аласыз.