Икътисад
13 июнь , 10:00

Хезмәт хакыгыз арттымы?

Агымдагы елның мартында икътисадның биш тармагында уртача хезмәт хакы 200 мең сумнан артык булган икән. Бу саннар Росстат мәгълүматлары белән расланган факт.  

Хезмәт хакыгыз арттымы?Хезмәт хакыгыз арттымы?
Хезмәт хакыгыз арттымы?

Хезмәт өчен түләүнең иң югары күрсәткече финанс һәм иминият өлкәләрендә билгеләнгән, анда уртача хезмәт хакы 314 мең сум тәшкил иткән.

Нефть һәм табигый газ чыгару өлкәсендә, шулай ук мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә уртача хезмәт хакы 226 мең сумга җиткән. Һава һәм космик транспорт тармагында күрсәткеч 223 мең сум тәшкил иткән, ә тәмәке эшләнмәләре җитештерүдә – 218 мең сум.

Росстат мәгълүматлары буенча, агымдагы елның мартында Русиядә уртача хезмәт хакы 112 654 сум тәшкил иткән.

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы. Мария Выблова ("Күмертау вакыты").

 

Хезмәт хакыгыз арттымы?
Хезмәт хакыгыз арттымы?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас