

Башкортстан Башлыгы карары белән Уфа хакимияте һәм БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына “ТриА Девелопмент” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә отель төзү өчен участокны сатусыз арендага бирергә рөхсәт ителә. Бу – Ырынбур трассасы белән Уфа трансформатор заводы арасындагы 1,3 гектар. Кишәрлекнең кадастр бәясе — 16 млн. сум, шушы күрсәткечтән чыгып җиргә салым исәпләнә.
Кунакханә төзелеше бәясе 221 млн сум күләмендә белдерелгән. Проект 2022 елда Инвестиция комитеты тарафыннан хупланган, аны өстенлекле исемлеккә керткәннәр. Бу статус инвесторга сату процедурасыннан башка арендага участок алырга мөмкинлек биргән, шулай ук ул инженерлык челтәрләре һәм кунакханәгә керү юллары төзелешенә чыгымнарның бер өлешен каплауны, салым ташламаларын гарантияли.
Чыганак: bashinform.ru