Икътисад
19 Декабря 2025, 09:49

"Иң мөһиме – бюджетны баланслый алдык"

Бүген, 18 декабрьдә, “Владимир Путин белән ел йомгаклары” тапшыруы уза.

Әлфия Шакирҗанова.Әлфия Шакирҗанова.
Фото:Әлфия Шакирҗанова.

Бүген, 18 декабрьдә, “Владимир Путин белән ел йомгаклары” тапшыруы уза.

Аның кысаларында Русия Президенты Владимир Путин, гадәттәгечә, журналистлар һәм ил халкы сорауларына җавап бирә. Чара зур матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линия форматында уза.

Ил җитәкчесе бүгенге икътисади хәлгә тукталды.

– Иң мөһиме – без бюджетны баланслый алдык, һәм бүген бу баланслауның сыйфаты – 2021 ел дәрәҗәсендә. Бу – илнең финанс тотрыклылыгының бик мөһим күрсәткече. Димәк, без халыкны үстерү һәм социаль яклау мәсьәләләрен хәл итә алачакбыз, һичшиксез, Кораллы Көчләрнең ихтыяҗларын тәэмин итә алачакбыз. Болар барысы бергә Хөкүмәт һәм Үзәк банк контролендә булган финанс системасының тотрыклылыгы турында сөйли, – диде ул.

Эчке тулаем продукт үсеше быел 1 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта Русия икътисадының үсеше соңгы өч елда 9,7 процент дип бәяләнә, бу Европага караганда күпкә югарырак.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, икътисади үсеш темпларын киметү – ул аңлы адым, бу икътисадны һәм макроикътисади күрсәткечләрне саклап калу өчен кирәк.

Сәнәгать җитештерүе – шулай ук бер ел эчендә 1 процентка, эшкәртү сәнәгате 3,1 процентка үскән. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 3,3 процентка арткан.

– Инфлицияне 6 процентка кадәр киметү максаты куелды, әмма ел ахырына ул азрак булачак – 5,7-5,8 процент, – диде Президент.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас