Икътисад
28 Ноября 2025, 12:10

Халыкара бизнес атналыгында ”Яшьләр эшкуарлыгы мәктәбе” проекты старт ала

3 декабрьдә Уфада Евразия мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусында “Яшьләр эшкуарлыгы” түгәрәк өстәле узачак. Сессия халыкара бизнес атналыгы кысаларында узачак.

Мәйданчыкта эш башлаучы эшкуарлар турыдан-туры республика җитәкчелегенә, тәҗрибәле бизнесменнарга һәм экспертларга сораулар бирә алачак. Катнашучылар идеяне төбәк бренды дәрәҗәсенә кадәр үстерү, Башкортстанда яшь эшкуарларга ярдәм итү чаралары, яшьләр инновацион бизнесының хокукый аспектлары турында беләчәк.

Яңа проект – “Яшьләр эшкуарлыгы мәктәбе”н – тәкъдир итү мөһим вакыйга булачак.

БР Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Рөстәм Моратов билгеләп үтүенчә, бүген яшьләр эшкуарлыгы – төбәк икътисадының стратегик драйверы. Белем бирү программалары һәм халыкара бизнес атналыгы кебек масштаблы чаралар аша эш башлаучы эшкуарларга кыю идеяләрне уңышлы проектларга әверелдерергә ярдәм итә.

Чарага теркәлү халыкара бизнес атналыгының рәсми сайтында ачык.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас