

Табигатьтә көз хакимлек итә. Әле генә, алтын төсенә кереп, дулкын-дулкын булып утырган иген басулары бүген инде бушап калган.
– Башкортстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән басуларның 98 проценты җыеп алынды. Уңыш 3,8 миллион тоннадан артып китте, бу узган ел күрсәткеченнән 500 мең тоннага күбрәк. Республика буенча уртача уңдырышлылык гектардан 27,4 центнер тәшкил итә, – диде бу атнада Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Аның сүзләре белән әйтсәк, атна башына 26 мең гектар мәйдандагы уңышны җыясы калган иде. Аларның күбесе – ашлык өчен кукуруз һәм карабодай кебек соң өлгерүче культуралар.
Шикәр чөгендере мәйданнарының 90 проценты җыелган. Уңыш гектардан уртача 485 центнер чыга. Татлы тамырның гомум күләме 1,9 миллион тоннадан артып китә.
Майлы культураларны җыю да төгәлләнеп килә. Аларның күләме 778 мең тоннага җиткән.
Хуҗалыкларда мал азыгы әзерләү һәм киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар чәчү эшләре дә тәмамлануга таба бара.
– Сезон йомгаклары буенча шикәр чөгендере 2 миллион тоннадан артык, майлы культуралар 1 миллион тоннага якын, бәрәңге 558 мең тонна һәм ачык туфракта үскән яшелчәләр 261 мең тонна булыр дип уйлыйбыз, – диде Илшат Фазрахманов.
Бүген республикада ашлык кабул итү өчен 34 элеватор эшли. Аларда берьюлы 2 миллион тоннадан артык бөртекле һәм майлы культуралар сакларга була. Моңа өстәп, янә дә 2 миллион тоннага якынын аграрийларның үзләрендә саклау мөмкинлеге бар.
Әйткәндәй, быелгы урып-җыю сезонында ашлык суктыру буенча Стәрлетамак районына җитүче булмады: анда 237 мең тонна ашлык җыелган. 150 мең тоннадан күбрәк суктырганнар исемлегендә – Чакмагыш, Мәләвез, Илеш, Баймак, Авыргазы һәм Дәүләкән районнары.
Уңдырышлылык буенча Чакмагыш һәм Кырмыскалы районнары хуҗалыклары алда бара: алар 1 гектардан 43 центнердан 46 центнерга кадәр ашлык җыйган. Авыргазы, Стәрлетамак һәм Гафури районнарында да гектардан 35 центнердан артык уңыш алынган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урып-җыю кампаниясенең нәтиҗәләрен югары бәяләде һәм игенчеләргә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.
– Елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Хуҗалыклар, чәчүлек структурасын заманага яраклаштырып, бүген базарга кирәкле культураларны чәчә. Бу мөһим, – диде ул.