

Акчаларны контрольсез бастыру инфляция белән яный. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин кичә, 18 сентябрьдә Дәүләт Думасы фракцияләре лидерлары белән очрашуда чыгыш ясаганда искә төшерде.
Русия лидеры моңа аерым игътибар бирергә чакырды, чөнки тиздән депутатларга бюджет турындагы законны әзерләү буенча эш булачак.
"Бик күп вәсвәсәләр барлыкка килә: менә хәзер акча басарга да өләшергә. Нәтиҗәсе нинди булыр? Инфляция", – диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы “гражданнарның кайбер категорияләренең хәлен яхшырту” омтылышларында моңа кадәр дә барып җитәргә мөмкин, дип өстәде. Әмма, Президент сүзләренчә, бу мәсьәләне хәл итү өчен “проблеманы фундаменталь хәл итәрлек” гамәлләрне сайларга кирәк.
“Хөкүмәт белән дискуссия барышында сез, мөгаен, оптималь вариантларны сайларсыз", – дип йомгаклады дәүләт башлыгы.
Чыганак: lenta.ru