Икътисад
5 Сентября 2025, 17:40

Радий Хәбиров Башкортстан икътисадының бурычларын билгеләде

“Урал аръягы" VII бөтенрусия инвестицион сабантуеның пленар утырышында яңа икътисади үсеш үзәкләре турында сүз барды.

Башкортстан Башлыгы Сибайда инвестсабантуйның пленар утырышында катнашты. Төбәк җитәкчесе үз чыгышында заманча шартларда икътисад һәм инвестицион эшчәнлек үсешенең төп бурычларын билгеләде.

–Тышкы тректагы каты көрәш, махсус хәрби операциягә ярдәм итү буенча тырышлыкларыбыз һәм чит ил санкцион басымы, әлбәттә, ил икътисадына йогынты ясый. Бу ситуациядә ничек үсәргә кирәклеген һәм моның өчен нинди ресурслардан файдаланырга мөмкин булуын билгеләү мөһим, – диде Радий Хәбиров. – Республика бюджеты үсә, әмма СВОга ярдәм итүгә бәйле чыгымнарыбыз да арта, бу безнең өчен өстенлекле бурыч булып тора. Шуңа күрә без киләчәктә дә икътисадка инвестицияләр җәлеп итүгә йөз тотабыз. Һәм эре компанияләр проектлары белән беррәттән урта звено бизнесы үсешен стимуллаштырабыз. Тулаем алганда, 2025 ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр агымының уңай динамикасын саклап калырга исәп тотабыз.

Башкортстан Башлыгы бу юнәлештә эшне эре икътисади үзәкләр территориясендә генә алып барырга кирәк түгел, дип өстәде. Зур булмаган шәһәрләрнең потенциалын да эшкә җигү мөһим. Мондый алымның бер мисалы булып Урал аръягы торак пунктлары тора.

Тагын бер бурыч – булган ресурсларны, шул исәптән финанс ресурсларын рациональ файдалану.

– Безгә акчаларны рациональ тоту, мобилизацион икътисадны үстерү режимына күчәргә кирәк,  – дип аңлатты Радий Хәбиров.

Моннан тыш, тормышка ашырыла торган федераль программалар һәм проектлар кысаларында Русия хөкүмәте белән актив эшләү мөһим.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас