Икътисад
26 Августа 2025, 10:54

Инвестсабантуйда таш кисү эшләнмәләре аукционы узачак

“Урал аръягы-2025” бөтенрусия инвестицион Сабантуе сайтында Флоренция мозаикасы стилендә таш кисү эшләнмәләре аукционы ачылды.

5 сентябрьдә “Урал аръягы-2025” инвестицион Сабантуеның эшлекле программасы кысаларында Сибайда “Милли мәдәният экспорты: йомшак дипломатия методы буларак таш кисү сәнгате” секция-аукционы узачак.

Докладлар белән Бөтендөнья һөнәрчелек советы вәкилләре, шулай ук Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән кунаклар чыгыш ясаячак, сессиянең модераторы булып Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева чыгыш ясаячак.

Төбәкнең мәдәни потенциалын үстерү контекстында Президент Саад Әл-Каддуми әфәнде җитәкчелегендә World Craft Council International (WCC) Бөтендөнья һөнәрчелек Советы делегациясенең килүе көтелә.

WCC делегациясе “Бөтендөнья һөнәрләр шәһәре” статусын бирүгә номинацияләнгән Сибай шәһәрен бәяләячәк.

Аукцион катнашу өчен ачык, анда Флоренция мозаикасы техникасында эшләнгән 5 уникаль эшләнмә тәкъдим ителгән: “Пыяла вазадагы гөлләмә” панносы, “Мәк” интерьер панносы, “Арыслан” моноблоклы миниатюрасы, “Кабан” моноблоклы миниатюрасы, “Авангард” модельле панносы.

Маргарита Болычева сүзләренчә, мондый форматтагы аукцион беренче тапкыр үткәрелә, аның төп максаты — республикада җитештерелгән таш кисү эшләнәмләрен экспортка чыгару һәм җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү.

"Урал аръягында яшманың зур табигый ятмалары бар, Сибай чыннан да таш кисү сәнгатенең башкаласы булып тора, таштан нәфис эшләнмәләре белән дан тота. Башкортстанда таш эшкәртү буенча компанияләр күп. Сессия кысаларында без эшләнмәләрне экспортлау мәсьәләләре турында фикер алышачакбыз һәм уникаль эшләр тәкъдим ителгән аукционга йомгак ясаячакбыз”, — дип ассызыклады Маргарита Болычева.

Исегезгә төшерәбез: 2025 елның 4-6 сентябрендә Сибайда “Урал аръягы-2025”  VII бөтенрусия инвестицион Сабантуе узачак, форумның тематикасы — “INNOREGION: икътисади үсешнең яңа үзәкләре".

Чараны Стратегик инициативалар агентлыгы һәм БР Хөкүмәте оештыра.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас