

Бүген, 18 июльдә, республика башлыгы Радий Хәбиров һәм Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов “ОДК-УМПО” партнерлык акционерлык җәмгыятенең беренче аренда йортын ачу тантанасында катнаштылар. Вакыйга предприятиенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды.
Тантанада шулай ук Ростех дәүләт корпорациясенең авиация кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков, “Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе” генераль директоры Александр Грачев, Ростех дәүләт корпорациясенең “Радиоэлектроника технологияләре” концерны генераль директоры Александр Пан, Ростех дәүләт корпорациясенең “Рособоронэкспорт” компаниясе генераль директоры Александр Михеев катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның ноябрендә ОДК-УМПО һәм “ДОМ.РФ” компаниясе берләшмәдә эшләү чорына чит шәһәр хезмәткәрләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына торак бирү өчен күп фатирлы йортны арендалау буенча беренчел килешү төзеделәр. “ПСК-6” төзүчесе билгеләнгән срокларда Инорс микрорайонының Лесунов урамында 400 фатирлы 27 катлы ике подъездлы йорт төзеде. Күп катлы йорт ихатасында уен комплекслары булган балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Подъездларга керү пандуслар белән җиһазландырылган.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Башкортстан Башлыгы ОДК-УМПОның югары социаль җаваплылыгын билгеләп үтте.
– Бу Башкортстанда беренче аренда йорты. Анда чын хезмәтчәннәр яшәячәк. Ростех дәүләт корпорациясенә хезмәткәрләр турында шундый кайгыртулары өчен рәхмәт белдерәм. Үз чиратында республика да предприятиегә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, шул исәптән мондый социаль проектларда да, – диде Радий Хәбиров. – Бу искиткеч йортта яшәүчеләргә тынычлык һәм гаиләләрендә иминлек, күбрәк балалар һәм эшләрендә уңышлар телим. Без Уфа хакимияте белән бергә шәһәрнең бу микрорайонын алга таба да үстерәчәкбез, кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырачакбыз.
Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры берләшмә хезмәткәрләрен истәлекле вакыйга белән котлады һәм ОДК-УМПО идарә итү командасына корпоратив торак программасын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде.
– Проект чыннан да бик кызыклы. Һәм безнең корпорациядә мондый тәҗрибә бар инде – беренче аренда йортын без Яр Чаллыда “КАМАЗ” хезмәткәрләре өчен төзедек, – дип билгеләде Сергей Чемезов. – УМПО – Ростех составына кергән иң эре предприятиеләрнең берсе. Берләшмәдә 26 меңгә якын хезмәткәр эшли. Иң эре эш бирүчеләрнең берсе буларак, безнең бурыч – аларны лаеклы һәм кызыклы эш, шулай ук социаль ярдәм чаралары, шул исәптән уңайлы торак шартлары белән тәэмин итү. Ростех киләчәктә дә бу юнәлештә эшләргә әзер. 2024 елда дәүләт корпорациясенең социаль характердагы чыгымнары 23 млрд сумнан артып китте – торакка, туклануга, ял итүгә һәм медицина ярдәменә. Ә инде быел алар 30 млрд сумга кадәр үсәчәк.
Чыганак: glavarb.ru