Икътисад
8 Июля 2025, 16:58

Радий Хәбиров “Иннопром-2025” нәтиҗәләре турында сөйләде

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Екатеринбургта узган “Иннопром-2025” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Башкортостанны республика җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итте. Эшлекле программа кысаларында Русия төбәкләре губернаторлары, эре бизнес вәкилләре һәм индустриаль компанияләр белән очрашулар узды.
Республика стенды гадәттәгечә үзәк экспозицияләрнең берсенә әверелде – биредә авиация двигательләре, пилотсыз техника, машина төзелеше һәм химия тармагы продукциясе тәкъдим ителде. Шулай ук “Иннопром” кырларында сәнәгать кооперациясе һәм икътисадның реаль секторына ярдәм итү мәсьәләләре буенча эксперт сессияләре узды.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, күргәзмә төбәкнең югары технологияле тармаклардагы төп казанышларын тәкъдим итү һәм перспективалы проектлар турында фикер алышу өчен мәйданчык булды.
Без Русия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга Башкортстанда пилотсыз авиация системалары өчен нинди электр моторлары җитештерүебезне күрсәттек. Моннан тыш, РФдә өстенлекле проектлар исемлегенә кергән “Газпром нефтехим Салават” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять мәйданчыгында абсорбцияләүче полимерлар җитештерү җайланмасын төзүгә старт бирделәр. Аның буенча инвестицияләр күләме – 20 млрд сум, һәм 2028 елда ук без Русиянең бу чималга ихтыяҗын каплаячакбыз, – диде республика җитәкчесе.
Шулай ук төбәк башлыгы ассызыклаганча, күргәзмәнең бай программасы яңа кооперацион элемтәләр урнаштырырга һәм конкрет бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Бүген, мәсәлән, без белорус коллегалар белән килештек – алар безгә зур шәһәрара автобус тәкъдим итәчәк. Безгә мондый машиналарны масштаблы сатып алырга кирәк. Көз көне үк бу проектның беренче контурын күрербез дип уйлыйм. Безнең делегациянең “Иннопром”да тагын ике көн актив эшләве бар, – диде Радий Хәбиров.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас