Икътисад
19 Июня 2025, 17:19

Ишембайда 7 млрд сумга яңа завод барлыкка киләчәк

Завод эшләтеп җибәрелгәннән соң анда 320дән артык белгеч эшләячәк.

Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан Хөкүмәте һәм “ХОМАЙ” Уфа май экстракция комплексы" компаниясе арасында килешү имзаланды. Республика башлыгы Радий Хәбиров һәм предприятие җитәкчесе Алим Чочаев Ишембайда майлы культураларны эшкәртү буенча заманча завод төзү турында килештеләр.

Җиде миллиард сумлык проект төбәкнең инвесткомитеты тарафыннан яз көне үк хупланды. Ярдәм сыйфатында республика җиһазлар сатып алу чыгымнарының бер өлешен компенсацияли.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас