Икътисад
19 июнь 2025, 18:35

18 млрд сумлык логистик парк төзергә планлаштыралар

Башкортстанда “Ромекс-Кубань” компаниясе 18 млрд сумга логистик парк төзергә планлаштыра.

19 июньдә XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Хөкүмәте һәм “Ромекс-Кубань” компаниясе арасында ниятләр турында килешү имзаланды. Документка республика башлыгы Радий Хәбиров һәм компания президенты Алексей Прокопенко кул куйды.

"Моңа кадәр компания Башкортстанда зур OZON логистик үзәген төзегән иде инде. Алар бер проект белән килгән иделәр, әмма биредә барысы да сәгать кебек эшләвен, ярдәм чаралары булуын күреп, тагын бер зур объект төзергә карар кылдылар. Яңа проектны Уфа районында гамәлгә ашырырга планлаштыралар, аның бәясе – 18 млрд сумнан артык. Киләсе елда ук төзелешкә керешербез дип уйлыйм, – диде Радий Хәбиров.

 Башкортстан җитәкчесе төбәк икътисады үсеше өчен инвестпроектларның әһәмиятен билгеләп үтте.

– Интернет-сәүдәнең актив үсешен исәпкә алып, без маркетплейсларның никадәр мөһим роль уйнавын күрәбез. Эре логистик үзәкләр үзе артыннан кече һәм урта бизнесны тарта, чөнки товарлар белән нәкъ менә эшкуарлар тәэмин итә, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

2024 елның ноябрендә “Ромекс-Кубань” компаниясе OZON өчен логистик үзәк төзелешен тәмамлады. Ә 2025 елның маенда Уфада “инвестиция сәгате”ндә Уфа районының Булгаково авылында логистик парк төзү концепциясен тәкъдим итте. Проект өстенлекле статусын алды.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас