

Уфада БРның эшкуарлык атналыгы кысаларында Стратегия һәм бизнес белән идарә итү буенча эре халыкара чемпионатның төбәк этабы узачак. Башкортстан кубогы Стратегик инициативалар агентлыгы һәм БР Хөкүмәте ярдәмендә РФ Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан оештырылды. Стратегия һәм бизнес белән идарә итү буенча Чемпионат Уфаның югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы мәйданчыгына глобаль конкуренция шартларында стратегик идарә итү күнекмәләрен сынау өчен кече һәм урта бизнес җитәкчеләрен, эре компанияләрнең топ-менеджерларын, бизнес-шерифларны һәм дәүләт хезмәткәрләрен җыячак. Чемпионат 30 майда старт ала.
– Башкортстан мондый чемпионатларны уздыруда билгеле бер тәҗрибә туплады инде. Узган ел Уфада без аның финалын кабул иттек, безгә илнең иң көчле 100дән артык идарәчесе килде. Ә идарә итә белү бик мөһим ул. Бөтен компетенцияләрең булса да, процесс белән ничек идарә итәргә икәнен белмәсәң, теләгән нәтиҗәгә ирешә алмаячаксың, – дип билгеләп үтә БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Катнашучылар үзләренең идарә компетенцияләрен тикшереп кенә калмыйча, бизнес-белем бирүнең дөньякүләм тәҗрибәсен кулланып, аларны гамәлдә дә эшли алачак. Җиңүчеләр төбәкне милли финалда тәкъдим итәчәк, ә киләчәктә ил намусын Макаода (Кытай) дөнья финалында яклаячаклар.
Чыганак: pravitelstvorb.ru