

Башкортстанның 2025 елгы бюджетына үзгәрешләр кертеләчәк. Дәүләт Җыелышы аларны май аенда пленар утырышта караячак. Бу хакта республика парламенты хәбәр итә.
Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, төзәтмәләр керем һәм чыгым өлешенә кертеләчәк. Иң актуаль бурычларны хәл итү максатыннан ресурсларны яңадан бүлү планлаштырыла. Аерым алганда, төбәк торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын модернизацияләүгә өстәмә акчалар алачак, бюджетта сугыш чоры балаларына түләүләр каралган, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә өстәмә ресурслар каралган.
Быел республика бюджеты керемнәре 0,1 млрд сумга, 337,6 млрд сумга кадәр артачак, чыгымнар 347,4 млрд сум тәшкил итәчәк (+5,9 млрд). 2026-2027 ел бюджеты үзгәрешсез калачак.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: Язгөл Сафина.