Икътисад
24 Апреля 2025, 06:29

Чит илләрдән бал кортларын кертү белән көрәшәчәкләр

Андый умарталар безнең төбәк өчен хәвефле. 

Башкортстанга көньяк төбәкләрдән  законсыз рәвештә бал кортларын кайтаруны тулысынча блокировкалау өчен “төгәл, эшли торган һәм законлы” гамәлләр алгоритмын эшләп чыгарачаклар. Бу хакта вице-премьер – төбәкнең  авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов – белдерде.

БРның Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә  берничә чит ил төбәгендә бал кортларының тармакка коточкыч зыян салырлык нозематоз, тропилелапсоз һәм башка йогышлы авырулары котыра.  

"Елына кимендә 30-35 мең умарта пакеты җитештерергә кирәк. Бу төбәкне тәэмин итә һәм аны умарталарны контрольсез кертү аркасында килеп туган проблемалардан саклый алачак", – дип ассызыклады республиканың аграр ведомствосы башлыгы.

10 апрельдән 10 майга кадәр республика территориясендә “Бал корты” операциясе уза. Рейдлар барышында авыл хуҗалыгы министрлыгы, БРның ветеринария буенча дәүләт комитеты, төбәкнең  Россельхознадзор һәм башка структуралар вәкилләре йөк машиналарын, карантин умарталыкларын һ. б. тикшерәләр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас