Икътисад
15 Апреля 2025, 11:32

Белорет продукциясен Дубайга озатканнар

Горурланырлык хәбәр бу!

Белорет районы хакимияте башлыгы Азат Хәкимов үзенең "ВКонтакте" челтәрендә пост язган.

"Белорет районының Сәрмән авылы предприятиесе үз продукциясен – урам спорт мәйданчыгы өчен тренажерларны – Дубайга җибәрде!

Сәрмән һәм Белоретта урнашкан ике предприятиенең генераль директоры Азат Вилданов белән таныштым.  

Сәрмән авылындагы Урал спорт җиһазлары заводында 10 елдан артык профессиональ, көч һәм кардиотренажерлар, фитнес-клублар һәм спорт заллары өчен җиһазлар җитештерәләр. Моннан тыш, завод сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен реабилитацияләүнең техник чараларын да әзерли. Завод республика ярдәменнән файдалана. Продукция Россиянең барлык төбәкләренә һәм чит илләргә җибәрелә. Быел дөнья базарын үзләштерә башладык, Гарәп Әмирлекләренә чыктык. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тагын бер төяп җибәрү планлаштырыла. Һәм болар барысы да авыл җирендә эшләнә, бу гаҗәпләндерми кала алмый!

Җитештерү культурасы белән сокланам – хезмәткәрләргә уңайлы шартлар тудырылган: чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, ашау бүлмәсе. Һәркайда бик чиста, уйланылган һәм уңайлы. Җитәкчелекнең акчаларын һәм көчләрен кызганмавы, җитештерүгә үз кешеләрен дә кертүе сизелә. Ел саен хезмәткәрләрнең балалары Яңа ел бүләкләре ала, ә машина төзүчеләр көненә хезмәткәрләрне истәлекле бүләкләр белән бүләклиләр.

Завод авылга да, шәһәргә дә зур ярдәм күрсәтә.

Шулай ук Белоретта “Белкаст” кою заводында булдым. Бу яшь заманча предприятие кою ысулы белән төрле чуен эшләнмәләр җитештерә. Завод заманча җиһазлар һәм технологияләр белән җиһазландырылган, "Белорет"  үсеш территориясе резиденты булып тора. Хәзер җитештерү партнер заводларның – спорт инвентаре һәм үлчәү заводының эчке ихтыяҗларын каплый. Киләчәктә яңа җиһазларны эшләтеп җибәргәннән соң ассортиментны киңәйтү һәм башка тармакларның яңа заказчыларына китерү планлаштырыла.

Азат Риф улы планнар турында сөйләде. Җитештерүне киңәйтү өчен газ һәм электр челтәрләренә тоташтыру кирәк. Әлбәттә, бу мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итәчәкбез”,  дигән Азат Хәкимов. 

Чыганак: vk.com/wall244753954_153

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас