Икътисад
2 апрель 2025, 13:12

Башкортстан төзүчеләренә үзгәрешләр турында сөйләделәр

Башкортстан төзүчеләренә  үзгәрешләр турында сөйләделәрБашкортстан төзүчеләренә  үзгәрешләр турында сөйләделәр
Башкортстан төзүчеләренә үзгәрешләр турында сөйләделәр

Уфада өлешле төзелештә, шулай ук индивидуаль торак төзелешендә катнашучылар акчаларын җәлеп итеп, күп фатирлы торак йортлар төзүче республика төзүчеләре һәм генподрядчылары өчен “2025 елда төзүчеләр өчен яңалык” дигән семинар узды.

Катнашучылар 214нче Федераль закон таләпләре нигезендә торак төзелеше өлкәсендәге законнарның җитди яңалыклары турында фикер алыштылар. Бу өлешле катнашу килешүе якларының үзара мөнәсәбәтләрен җайга сала торган үзгәрешләр дә, милек хокукларын теркәү өлешендәге үзгәрешләр дә. Шулай ук индивидуаль торак төзелеше темасына да кагылдылар,  төгәлрәк әйткәндә  нәкъ менә 2025 елның 1 мартыннан “Эскроу счетларын кулланып төзелеш подряды килешүе буенча торак йортлар төзү турында” Федераль законның үз көченә керүенә.

- Бүген Строим.Дом.РФ порталында банк продуктларын кулланып индивидуаль торак йортлар төзергә әзер 249 төзелеш компаниясе турында мәгълүмат бар. Алар Башкортстан территориясендә индивидуаль йортлар төзүнең 741 типтагы проектын урнаштырдылар. Шуларның 108 төзелеш компаниясе “Эскроу белән төзелеш” статусына ия, бу гражданнарның акчаларын саклауны гарантияли, – дип билгеләп үтте БР төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Александр Борисов.

Моннан тыш, чара барышында компания вәкилләре катнашучыларга төзелеш белән цифрлы идарә итүне программа белән тәэмин итү үзенчәлекләре турында сөйләделәр, аның мөмкинлекләре заказчыларга, подрядчыларга, проектлаучыларга һәм төзелеш контроле буенча белгечләргә конкрет объектта нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирә. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас