Агымдагы елның 10 аенда төбәк хуҗалыкларында заманча тракторлар һәм комбайннар гына да 450 берәмлеккә арткан. Бу чорда барлыгы 9,7 млрд сумлык 2 мең 70 берәмлек техника сатып алынган.
- Башкортстан авыл хуҗалыгы, һичшиксез, илдә иң югары нәтиҗәлеләрнең берсе. 2030 елга кадәр без тагын 3000 трактор, 1200 ашлык җыю һәм 250 азык җыю комбайны сатып алырга планлаштырабыз. Бу ашлык җыю комбайннарына йөкләнешне бер берәмлеккә 350 гектарга җиткерергә, энергия белән тәэмин ителешне арттырырга һәм чәчү эшләрен 8-10 көндә башкарырга мөмкинлек бирәчәк, бөртеклеләрне суктыру – 30 көннән артык түгел, – дип билгеләп үтте Башкортстан Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Назаров.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.