Барлык яңалыклар
Икътисад
19 октябрь , 09:47

Башкортстанда яшелчәләргә бәяләр арзанайган

Федераль статистика хезмәтенең республика бүлеге агымдагы елның җиденче октябреннән 14 октябренә кадәрге чорда кайбер төр товарларга бәяләр мониторингы мәгълүматларын бастырып чыгарды.

Башкортстанда яшелчәләргә бәяләр арзанайган
Башкортстанда яшелчәләргә бәяләр арзанайган

Белстат хисабы нигезендә, Азык-төлек товарларыннан бу чорда барыннан да бигрәк макарон, банан (2,9%) һәм атланмай (2,5%) кыйммәтләнгән.

Кайбер продуктларга бу чорда бәяләр, киресенчә, кимеде. Барыннан да бигрәк яшелчәләр арзанайды: кишер һәм чөгендер (4,6%), кыяр (4,4%), бәрәңге һәм помидор (4,1%), кәбестә (2,2%).

Шулай ук алма (2%), кара чәй (1,8%) һәм тары (1,6%) бәяләре төшкән.

Тулы исемлек белән Башстат сайтында танышырга була. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тикшеренү сайлап алу мониторингы нигезендә үткәрелгән һәм товарның конкрет төренә яки нинди дә булса аерым кибеттә бәяләр динамикасын чагылдырмый.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: sobaka.ru.

Башкортстанда яшелчәләргә бәяләр арзанайган
Башкортстанда яшелчәләргә бәяләр арзанайган
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: