Барлык яңалыклар
Икътисад
13 октябрь , 14:02

Бүген Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен бәйрәм итәбез

Октябрьнең икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән Башкортстан Министрлар Кабинеты Башлыгы Андрей Назаров та котлады.

Бүген Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен бәйрәм итәбез
Бүген Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен бәйрәм итәбез

"Без уңдырышлы һәм юмарт җирдә яшибез, тырыш уңганнарыбыз хезмәте нәтиҗәсендә Башкортостан авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерү һәм эшкәртү лидерларының берсе. Бәйрәм аларның уңышларын, аграр өлкәдәге эшләрнең торышын искә төшерү өчен яхшы сәбәп.

Республика сыерлар һәм атлар саны буенча Русиядә 1нче урында тора, сөт продукциясе күләме буенча алдынгы өчлеккә керә.

Башкортстан үзен сөт, ит, ашлык һәм яшелчәләр белән тулысынча тәэмин итеп кенә калмый, дөньяның 44 иленә азык-төлек товарларын да экспортлый!

Быел без кабат катлаулы һава шартларына юлыктык, шулай да Башкортстанда 3 млн тонна ашлык җыелды. Республика тарихында шикәр чөгендереннән рекордлы уңыш көтәбез, ул 2,5 млн тоннадан артык.

Соңгы биш елда без республика Башлыгы җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча 12 эре инвестиция проектын гамәлгә ашыра алдык. Аларга 8 млрд сумга якын инвестиция кертелгән. Эшләнүдә якынча шул ук суммага тагын 16 бар.

Илебез Президенты тарафыннан 2030 елга авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен — 25% ка, ә аның экспортын 1,5 мәртәбәгә арттыру бурычы куелды. Бу җитди саннар: ел саен кимендә 4 млн.тонна ашлык, кимендә 1 млн. тонна сөт һәм 550 мең тонна терлек һәм кош ите. Ышанам ки, булдырырбыз: безнең бөтен мөмкинлекләребез һәм ресурсларыбыз бар, ә иң мөһиме-үз эшенә чын күңелдән бирелгән һәм Башкортстанны тагын да яхшырак итәргә омтылган кешеләр", — дип яза ул социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтында.

Фото: "Башинформ".

Бүген Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен бәйрәм итәбез
Бүген Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен бәйрәм итәбез
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: