«2024 елда үсемлекчелек тармагының беренчел йомгаклары» темасына оператив штаб утырышында. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган чара Мәскәүдә 26нчы «Алтын көз» Русия агросәнәгать күргәзмәсе кырларында узды.
— Урып-җыюны төгәллибез. Быел ул катлаулы шартларда узды. Туфракның артык дымлануы аркасында, ике айлык яңгырлар нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Ул төбәкнең барлык 54 муниципаль районында һәм Күмертау шәһәрендә 11 сентябрьгә кадәр гамәлдә булды, — дип бәян итте Илшат Илдус улы. — Төбәктә туфракның артык дымлануы бөтен җирдә диярлек булды: республикадагы 31 метеостанциянең 27 — куркыныч метео күренеш теркәде.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.