Барлык яңалыклар
Икътисад
5 октябрь , 07:55

Башкортстанда бер атна эчендә кайбер продуктлар арзанайды

Федераль статистика хезмәтенең республика бүлеге 23-30 сентябрьләрдә кайбер төр товарларга бәяләр мониторингы мәгълүматларын бастырып чыгарды.

Башкортстанда бер атна эчендә кайбер продуктлар арзанайды
Башкортстанда бер атна эчендә кайбер продуктлар арзанайды

Башстат хисабы нигезендә, азык-төлек товарларыннан бу чорда кыяр (1,3%) һәм дуңгыз ите (1,2%) иң нык кыйммәтләнгән.

Кайбер продуктларга бу чорда бәяләр, киресенчә, кимегән. Барыннан да бигрәк яшелчәләргә хаклар төшкән: суган (6,39%), бәрәңге (3,65%), кәбестә (7,65%), кишер (1,72%), чөгендер (1,57%) һәм помидор (1,18).

Шулай ук кара чәй (2,48%), алма (2,13%) һәм балалар җиләк-җимеш консервалары (1,17%) арзанайган.

Тулы исемлек белән башстат сайтында танышырга була. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тикшеренү сайлап алу мониторингы нигезендә үткәрелгән һәм товарның конкрет төренә яки нинди дә булса аерым кибеттә бәяләр динамикасын чагылдырмый.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: sobaka.ru.

Башкортстанда бер атна эчендә кайбер продуктлар арзанайды
Башкортстанда бер атна эчендә кайбер продуктлар арзанайды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: