Барлык яңалыклар
Икътисад
28 сентябрь , 20:15

Эшмәкәрләр өчен җир мөлкәте аеруча мөһим

Уфада эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләренә багышланган II конференция узды.

Эшмәкәрләр өчен җир мөлкәте аеруча мөһим
Эшмәкәрләр өчен җир мөлкәте аеруча мөһим

Чара «Кече, урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проектының «Минем бизнес. Башкортстан Республикасы» проекты кысаларында оештырылды.

Конференция эшендә Башкортстан Республикасының төрле муниципаль берәмлекләреннән 120дән артык эшкуар шәхсән катнашты, ә 350гә якын катнашучы трансляцияне онлайн карады.

— Без төбәгебезнең ил субъектларының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге рейтингында 3нче урынны алып һәм үзенең гадилеге буенча революцион кагыйдәләр урнаштырып ирешкән нәтиҗәләре белән горурланабыз, – дип сөйләде бизнес-омбудсмен Ирина АБРАМОВА. — Без эшкуарлык активлыгының көчле үсүен һәм халыкның үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыру өчен җир белән кызыксынуын күзәтәбез.

Конференциядә 470 эшмәкәр белемен арттырды.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Хөкүмәте порталы.

Эшмәкәрләр өчен җир мөлкәте аеруча мөһим
Эшмәкәрләр өчен җир мөлкәте аеруча мөһим
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: