Барлык яңалыклар
Икътисад
22 сентябрь , 17:00

Башкортстанда эшмәкәрләр саны артты

Эшмәкәрлек һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко төбәктә кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше динамикасы турында сөйләде.

Башкортстанда эшмәкәрләр саны артты
Башкортстанда эшмәкәрләр саны артты

Агымдагы елның 10 сентябренә Башкортстанда МСП субъектлары саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,9%  арткан. Бу уңай динамиканы саклау дәүләт ярдәме чаралары белән тәэмин ителә.

Бүгенге көндә төбәктә барлыгы 136,7 мең МСП субъекты теркәлгән, алар мәшгуль халыкның дүрттән бер өлешеннән артыгын тәэмин итә. 

Шулай ук үзмәшгульләр саны арту күзәтелә: инде 237 меңнән артык кеше рәсми теркәлү һәм махсус салым режимын сайлаган, бу узган ел күрсәткечләреннән 27,8% артык.

Төбәктә микропредприятиеләр саны 5% артты һәм 132,1 мең – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының гомуми саныннан 96,6% тамгасын узды.

Кече һәм урта компанияләр әйләнеше 2024 елның беренче кварталында 203 млрд сумнан артык тәшкил итте, бу узган елның беренче кварталына караганда 21,1% күбрәк.

 

"Өмет" өчен Юлай Низаев әзерләде.

Фото: sobaka.ru

Башкортстанда эшмәкәрләр саны артты
Башкортстанда эшмәкәрләр саны артты
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: