Барлык яңалыклар
Икътисад
22 сентябрь , 09:26

Башкортстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли

Бүген дә Башкортстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен дәвам итәчәк, дип искәрттеләр төбәкнең сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгында.

Башкортстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли
Башкортстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли

"Башинформ" хәбәр иткәнчә, өч көн эчендә, 20 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр,республиканың 35 шәһәрендә һәм районында 46 ярминкә мәйданчыгы оештырылган. Ярминкәләрнең адреслары һәм контакт мәгълүматлары БР сәүдә министрлыгы сайтында сылтама буенча күрсәтелгән.

Әйтик, Уфада ярминкә сәүдәсе бүген Таллин урамыннан Ухтомскийга кадәр автоюл участогында, Георгий Мушников урамы һәм Баландин бульвары киселешендә, Интернационал һәм Машина төзүчеләр урамнары киселешендә, Рабкоров урамы, 3, 5, 7 һәм 20 мәйданчыкларында, шулай ук Спорт һәм Яшьләр сарайлары каршында булачак.

Көзге уңыш, көзге муллык ярминкәләренә рәхим итегез, ватандашлар!

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: "Башинформ".

Башкортстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли
Башкортстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: