«Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елның беренче 7 ае нәтиҗәләре буенча СНГ әгъзалары булган илләр белән Башкортстанның җыелма товар әйләнеше 78,7 процент төбәкнең экспорт поставкалары булган. Бу хакта Башкортстан Республикасының Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры вазыйфаларын башкаручы Маргарита Болычеваның Уфа фән һәм технологияләр университетында халыкара фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгышы барышында билгеле булды.
- Башкортстанның СНГ илләре базарларына экспорт товарлары шактый төрле. Быел беренче яртыеллыкта экспортның нигезе 34,5% - минераль продуктлардан, 29,6% - химия сәнәгате продукциясеннән, каучуктан, 9,3% - агачтан һәм целлюлоза - кәгазь эшләнмәләрдән торды. Шулай ук азык-төлек товарлары һәм чимал, металл һәм алардан эшләнгән әйберләр, машина төзелеше продукциясе, - диде Маргарита Болычева.
Министр вазыйфаларын башкаручы, Башкортстанның Беларусь, Үзбәкстан, Төркия, Казахстан һәм Кытай белән уртак проектлар өлешендә хезмәттәшлеге турында сөйләде. Шулай ук бу ил вәкилләренең визитлары интенсивлыгы артуы билгеләп үтелде.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: БР Хөкүмәте.