“Кибеттә сатып алынган ризык та өйдәгечә тәмле һәм сыйфатлы булырга тиеш”, – дип сүз башлады Сибай эшкуары, “Мясной гастроном” предприятиесе җитәкчесе Ольга Тараканова. Шәһәрдә нәкъ менә шундый ярымфабрикатларның аз булуы Таракановлар гаиләсен әлеге эшкә тотынырга этәрә.
– Без үзебез ирем белән ашарга пешерергә бик яратабыз. Элек тә кунакларыбыз, без пешергән мантыйларны ашап карагач, ник үз эшегезне ачмыйсыз дия торганнар иде. Һәм шулай килеп чыкты: 2019 елда иптәшемә үз бизнесын ябарга туры килде, һәм без уйлаштык та сәламәт азык җитештерү белән шөгыльләнергә булдык.
Александр Николаевич цех төзү эшенә керешә, ә Ольга Викторовна предприятие белән җитәкчелек итүне үз өстенә ала. Цех төзелә, әмма эш башлау өчен корылмалар сатып алуга акча җитми. Нәкъ шул вакытта – 2020 елда – Сибай шәһәре хакимияте кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программасы старт алуы турында игълан итә.
– Мин хакимияттә үткән “Эшкуарлар сәгате”ндә үзебезнең проектны тәкъдим итәргә булдым. Хакимияттә ул хуплау тапты. Шулай итеп, эшчәнлекне аякка бастыруда чыгымнарның бер өлешен субсидияләү нәтиҗәсендә тиз туңдыру өчен суыткычлар һәм рефрижераторлар сатып алдык, – дип таныштырды Ольга ханым.
“Мясной гастроном” 2020 елда Сибайда ачыла. Ул республиканың фермер хуҗалыклары чималыннан җитештерелгән, йөз процент натураль ярымфабрикатлар әзерләүче предприятие була.
Әле предприятие аена 4 тонна продукция җитештерә. Бүген инде “Мясной гастроном”ның ризыклары Сибайдан тыш, Уфада һәм республиканың районнарында да сатыла. “Хәзер инде безне Чиләбе өлкәсендә беләләр, 8 гипермаркетта урын алдык”, – ди эшуар. Ә Магнитогорск шәһәрендә 38 сәүдә ноктасында сатыла “Мясной гастроном” продукциясе.
Ассортимент та, елдан-ел киңәеп, бүген инде 30дан артык төр продукция тәкъдим ителә: пилмән, мантый, варениклар, сырниклар, чебуреклар, котлетларның нинди иттән һәм нинди төре генә юк. Барысы да кул хезмәте белән эшләнә.
– Штатта 12 кеше эшли, – ди әңгәмәдәшем. – Продукциягә сорау күп, әмма безнең өчен төп максат – сыйфат, шуңа кулдан килгәнчә генә эшлибез, ә сан артыннан кумыйбыз.
Ә сыйфатның шәп булуын кулланучылар инде күптән бәяләгән. Алай гына түгел, белгечләр дә продукциягә югары бәя бирә. 4 ел эчендә төрле бәйгеләрдә 8 алтын медаль алган алар.
Соңгы җиңүләрнең берсе быел булган. “Безнекеләрне бел!” Русия брендлары бәйгесендә алтын белән бүләкләнгәннәр.
– Быел конкурска ил буенча 12026 гариза килгән, шуларның 2135е – безнең республикадан. Һәм шулкадәр дәгъваче арасыннан безнең продукцияне алтын медаль белән билгеләүләре – әлбәттә, зур куаныч, – дип шатлыгы белән уратаклашты Ольга Тараканова.
Аның әйтүенчә, бүген эшкуарлар өчен бик күп бәйгеләр үткәрелә, төрле программалар эшли һәм алар үз эшен башлаучыларга үзләрен күрсәтүгә ярдәм итәләр.
– Дәүләт тарафыннан булган ярдәм чаралары үзләрен нык сиздерә. Шәхсән без эшкуарларга ярдәм программаларында өч тапкыр катнаштык. Шуны әйтәсе килә: Башкортстанда эшкуарларга каралган ярдәм чаралары барысы да эшли, – диде Ольга Викторовна.
Әйтергә кирәк, республика шәһәрләрендә һәм районнарында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 2019 елдан бирле атна саен “Эшкуарлык сәгатьләре” үткәрелә. Анда яңа гына эшли башлаган һәм инде тәҗрибәле эшкуарлар үз бизнес-проектлары белән мөрәҗәгать итә ала. Аларга шулай ук финанс ярдәм һәм консультацияләр алу мөмкинлеге бирелә. Радий Фәрит улы әйтүенчә, нәкъ менә эшкуарлык – төбәк үсеше өчен иң мөһим чыганакларның берсе. “Эшкуарлык сәгатьләре үткәрү – мәҗбүри үтәлергә тиешле йөкләмә”, – дип кисәткән иде ул хакимият башлыкларын.
Сибай хакимиятендә 2023 елда 51 “Эшкуарлык сәгате” уздырылган, аларда гомум суммасы 298 млн сум булган 110 инвестиция проекты каралган. “Сибайда кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү” программасы кысаларында 2023 елда 3 млн сумлык финанс ярдәм күрсәтелгән.