Барлык яңалыклар
Икътисад
20 июль , 13:12

Республикадагы торак төзелеше уңай бәяләнде

Республиканың Идарә үзәгендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы узды. 

Республикадагы торак төзелеше уңай бәяләнде
Республикадагы торак төзелеше уңай бәяләнде

Көн тәртибендә — федераль үзәкнең республика белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре һәм төбәк территориясендә масштаблы проектларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары хакында сүз барды. Башкортстан Башлыгы вице-премьер Марат Хөснуллинга төзелеш секторы һәм транспорт өлкәсен үстерүгә ярдәм иткәне, шулай ук төбәк тармак инициативаларын гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде.

Марат Хөснуллин исә Башкортстан төзелеш комплексы эшен югары бәяләде.

— Бүген Уфа буйлап сәяхәт иткәндә күргәннәрем бик уңай тәэсир калдырды. Шәһәрдә йортларның архитектурасы бик матур. Республика башкаласының яңа заманча стиле формалашуы сөендерә. Торак төзелеше күләме буенча Башкортстан лидер-төбәкләр унлыгына керә. Елдан-ел аны төзү темплары арта. Юл инфраструктурасын үстерү буенча регион «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проектының планнарын уңышлы үти. Гомумән алганда, Башкортстан субъектларга ярдәм итүнең барлык федераль чараларын да нәтиҗәле гамәлгә ашыра. Кайдадыр хәтта алдан бара. Бу республиканың идарә командасының системалы эшләве турында сөйли. Шуңа күрә Русия Президенты Владимир Путин куйган стратегик бурычларны гамәлгә ашыру өлешендә республика белән актив хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез. Безнең яңа бурыч – «Тормыш өчен инфраструктура» яңа милли проектын гамәлгә ашыру, — дип сөйләде ул.

Фото: Портал Главы РБ.

Республикадагы торак төзелеше уңай бәяләнде
Республикадагы торак төзелеше уңай бәяләнде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: