Барлык яңалыклар
Икътисад
20 июль , 13:35

Башкортстанның социаль-икътисади үсеше хакында киңәшмә үтте

Республика белән Идарә итү үзәгендә Башкортстанның социаль-икътисади үсеше һәм Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә булдырылган милли проектларны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә үткәрелде.

Башкортстанның социаль-икътисади үсеше хакында киңәшмә үтте
Башкортстанның социаль-икътисади үсеше хакында киңәшмә үтте

Киңәшмә эшенә Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм БР Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелек иттеләр.

— Төбәктә башкарылган эшләрегез өчен рәхмәт белдерәм. Республиканың зур уңышлары бар. Безнең барлык мәсьәләләр буенча да сез тотрыклы рәвештә «яшел зона» да торасыз, бу системалы көндәлек эштән башка мөмкин булмас иде, – дип ассызыклады Марат Хөснуллин. - Торакларны файдалануга тапшыру буенча аерым әйтәсем килә. Башкортстанда узган ел рекордлы булды. Шәһәр төзелеше потенциалы үсә. Төзелешнең сыйфаты, архитектурасы яхшы, яңа йортлар ландшафтка бик яхшы туры килә. Уфаның үзгәрүен күрү күңелле.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада торак тапшыру күрсәткечләренә аерым тукталып узды. Әйтик, 2023 елда төбәктә рекордлы 3,3 млн кв.м торак йорт төзегәннәр. 2024 елда файдалануга тапшырыла торган торак күләмен узган ел дәрәҗәсендә саклап калырга планлаштыралар.

Фото: Портал Главы РБ

Башкортстанның социаль-икътисади үсеше хакында киңәшмә үтте
Башкортстанның социаль-икътисади үсеше хакында киңәшмә үтте
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: