Икътисад
13 июль 2024, 09:00

Башкортстанда бер атна эчендә кайбер яшелчәләр кыйммәтләнде

Федераль статистика хезмәтенең республика бүлеге 2024 елның 1-8 июль аралыгында кайбер төр товарларга бәяләр мониторингы буенча мәгълүмат бирде.

Башкортстанда бер атна эчендә кайбер яшелчәләр кыйммәтләндеБашкортстанда бер атна эчендә кайбер яшелчәләр кыйммәтләнде
Башкортстанда бер атна эчендә кайбер яшелчәләр кыйммәтләнде

Белстат хисабына күз салсак, азык-төлек товарларыннан бу чорда яшелчәләр: кыяр (10,25%), кәбестә (8,01%), бәрәңге (6,09%) һәм суган (5,6%) аеруча кыйммәтләнгән. Шулай ук кайбер башка продуктлар, шул исәптән алма (3,5%), кара чәй (1,62%) һәм сосискалар (1,26%) хакы үскән. Кыяр һәм бәрәңге бәяләре берничә атна рәттән зур тизлек белән артуын да билгеләп була, диләр.

Чыганак: sobaka.ru

Башкортстанда бер атна эчендә кайбер яшелчәләр кыйммәтләнде
Башкортстанда бер атна эчендә кайбер яшелчәләр кыйммәтләнде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас