Барлык яңалыклар
Икътисад
29 июнь , 22:35

Пенсионерлар өчен сөенечле хәбәр

Татьяна Голикова индексациядән соң эшләүче пенсионерларның пенсияләре күпмегә артуын  хәбәр итте.

Пенсионерлар өчен сөенечле хәбәр
Пенсионерлар өчен сөенечле хәбәр

Голикова сүзләренчә, 1,3 мең сумнан да ким булмаган күләмдә артачак. "Без уртача минималь арту 1,3 мең сум тәшкил итәргә тиеш дип билгеләдек", — дигән ул. Исегезгә төшерәбез, Петербургтагы халыкара икътисадый форумда чыгыш ясаганда, 2025 елдан эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләүне яңартырга РФ Президенты Владимир Путин тәкъдим итте, . Русия Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр иткәнчә, индексация елга ике тапкыр барлык пенсионерлар өчен дә бер үк дәрәҗәдә узачак һәм якынча 7,8 миллион кешегә кагылачак.

Фото: 37.rosprofprom.ru

Пенсионерлар өчен сөенечле хәбәр
Пенсионерлар өчен сөенечле хәбәр
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: