Барлык яңалыклар
Икътисад
23 июнь , 20:20

Кырлардан хәбәрләр

Авыл хуҗалыгы — саннарда. Мал азыгы әзерләү ничек бара икән?

Кырлардан хәбәрләр
Кырлардан хәбәрләр

Башкортостан Республикасында 15 район хуҗалыкларында сенаж, 13дә печән әзерлиләр. Туймазы районында силос салуга керештеләр.

21 июньгә алынган мәгълүмат буенча төбәктә кышлауга 18,6 мең тонна каты һәм 180 мең тонна сусыл мал азыгы әзерләнгән. Бу бер шартлы терлеккә 1,6 центнердан артык азык берәмлеге. Исегезгә төшерәбез, Башкортстан аграрийларының план күрсәткече кимендә 26 ц азык берәмлеге тәшкил итә.

Сенаж салуда Авыргазы районы хуҗалыклары  өлгер булып чыккан, анда 30 мең тоннадан артык сусыл азык хәстәрләнгән. Печәнне барысыннан да күбрәк Чакмагыш аграрийлары әзерләгән - 1,1 мең тонна.

Фото: БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы

Кырлардан хәбәрләр
Кырлардан хәбәрләр
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: