Барлык яңалыклар
Икътисад
1 март , 09:59

Быел шикәр җитәрлек

Аны сатып алырга акчаң гына җитсен. 

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бәйрәмнәрдә, симерүдән курыкмыйча, чәйгә ике калак шикәр салырга да була. Чөнки республикада шикәр җитәрлек.

Һәрхәлдә, февраль ахырына республиканың шикәр заводлары 225 мең тоннадан күбрәк татлы продукция җитештергән. Бу узган ел белән чагыштырганда 10,5 процентка күбрәк. Күләмнең артуы уңышның күп булуына, чөгендернең шикәрлелеге югары булуга, шикәр чөгендере үстерү мәйданнарының артуына бәйле, диләр республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Чишмә заводында эшләр тәмамланган. Ә “Раевсахар”да эшләр дәвам итә әле. Ике завод бергә 1,5 миллион тоннадан артык чөгендер эшкәрткән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: