Барлык яңалыклар
Икътисад
14 февраль , 15:03

Министр югары бәя бирде

Планнарны барладылар. 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Кичә, 13 февральдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә Русия икътисади үсеш министры Максим Решетников белән очрашты. Алар республика территориясендә зур проектларны тормышка ашыру хакында сөйләште.

Атап әйткәндә, Уфа районында һәм Салаватта “Алга” аерым икътисади зонасы мәйданнарын киңәйтү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Бу Белоруссия белән берлектә яңа уртак җитештерүләрне башлау өчен кирәк.

Тагын бер проект – Агыйдел шәһәрен индустриаль үстерү.

Моннан тыш, Сибай-Подольск-Новорудная тимер юлы челтәрен төзү проектын гамәлгә ашыру буенча да сөйләштеләр. Шулай ук быел көзен Уфада үтәчәк Русия һәм Казахстанның төбәкара хезмәттәшлегенең XX форумына әзерлек тә телгә алынды.

Максим Решетников Башкортстанның үсеш темпларына югары бәя бирде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: