Барлык яңалыклар
Икътисад
19 декабрь 2023, 12:27

Халыкның кереме арта, диләр

Ә эшсезләр саны азая...

icss.ru
icss.ru

Бүген, 19 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. 

Аның әйтүенчә, барлык юнәлешләр һәм тармаклар республика икътисады үсешенә сизелерлек йогынты ясый. Ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продуктының 3,2 процентка артуы көтелә. Ул 2,3 триллион сумга җитәчәк.

“Алга таба да шундый ук темпта эшләячәкбез. Кече һәм урта бизнес субъектлары саны буенча (135,3 мең) республика – беренче унлыкта (Идел буе федераль округында – 2нче, Русиядә –10нчы). Бюджетта сәнәгать һәм бизнес өчен дәртләндерү чаралары сакланды. Бюджет яхшы үтәлсә, 2024 елның икенче яртысында бу максатларга сумманы арттырырга әзербез”, – диде Радий Фәрит улы.

Төп бурычларның берсе – халыкның керемен арттыру.

“9 ай нәтиҗәләре буенча реаль хезмәт хакы 11,8 процентка артты. Без эшсезлекнең моңарчы күрелмәгән түбән дәрәҗәсенә ирештек: ул әле – 2,2 процент. Монда мин нәтиҗәле уртак эш өчен, беренче чиратта, безнең предприятиеләргә, шулай ук эш белән тәэмин итү үзәкләренә рәхмәт белдерер идем.

“Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проекты кысаларында һөнәр үзләштергән гражданнар саны буенча без – лидерлар бишлегендә. Киләсе елда Русия Хезмәт министрлыгы проекты кысаларында мәшгульлек хезмәтен тулысынча үзгәртәчәкбез. Моның өчен 760 миллион сум акча юнәлтәбез, аның 426 миллионы – федераль бюджеттан. Бу – проектта катнашучы төбәкләр арасында иң зур федераль транш. Хезмәтләр күрсәтү форматы үзгәрәчәк, персонал сайлау тизлеге артачак”, – дип бәян итте Радий Хәбиров.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: