Барлык яңалыклар
Икътисад
8 ноябрь 2023, 13:48

Ерак араларны якын итеп

Безнекеләр – Кытайда.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров Кытайга эшлекле сәфәре барышында "Beijing Capital Group" компаниясе вәкиле Цун Жифан белән очрашты.

“Кытай безнең өчен 1нче санлы партнер, шуңа да без КХРга килдек. Безнең делегация составында яңа базарлар һәм яңа партнерлар табарга теләгән 40 компания вәкиле бар. Шулай ук Башкортстанда Кытай капиталы булган 9 компания эшли. Без Башкортстан товарларының Кытайда киң таралыш алуы белән дә, Башкортстанга Кытай инвестицияләре килү белән дә кызыксынабыз”, – диде Андрей Назаров.

Инвестицияләр кертүнең перспективалы юнәлешләренең берсе – республикада туристик инфраструктура төзү. Бу өлкәдә зур потенциал бар: Башкортстан үзенең уникаль табигате белән дан тота. Бу тәкъдимне Сун Жифан әфәнде дә хуплады.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: