Барлык яңалыклар
Икътисад
30 октябрь 2023, 15:42

Акча күбрәк кергән

Әмма чыкканы да шулкадәр. 

https://vk.com
https://vk.com

Санкцияләргә карамастан, республиканың финанс системасы тотрыклы кала, ди Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.

Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, бюджет керемнәре 209 миллиард сум тәшкил иткән. Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,4 процентка күбрәк.

Бу хакта бүген, 30 октябрьдә, хөкүмәттә үткән утырышты әйтелде. Анда бюджетның хәле, салым һәм бурычлар мәсьәләсе тикшерелде. Адагы елларга эш планы  билгеләнде.

– 2023 елның елның 9 аенда республика бюджеты керемнәре 209 миллиард сум тәшкил итте. Узган елга карата үсеш 7 миллиард сум булган. Чыгымнар да шул чама – 209 миллиард сум, – диде Андрей Назаров.

Алдагы көннәрдә тәү чираттагы социаль йөкләнмәләрне башкару, ният ителгән чараларны үткәрү, бюджет акчаларын мөмкин кадәр нәтиҗәле куллану бурычы куела дип ассызыклады ул.

Бу хакта тулырак сылтама аша укырга мөмкин: https://pravitelstvorb.ru/news/22098/

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: