Барлык яңалыклар
Икътисад
16 июнь 2023, 12:55

"Алга" махсус икътисади зонасында – яңа инвестор

Ул  медицина калдыкларын зарарсызландыру өчен җиһазлар җитештерергә ниятли.

"Алга"  махсус  икътисади  зонасында – яңа  инвестор
"Алга" махсус икътисади зонасында – яңа инвестор

Башкортстан хакимияте инвестор белән  “Алга”  махсус  икътисади зонасы территориясендә медицина калдыкларын зарарсызландыру буенча җиһазлар урнаштыруны  планлаштыру турында килешүгә кул куйды. Әлеге проектка инвестицияләр күләме 1,1 млрд сум тәшкил итәчәк. Документка республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм «Стериум»  акционерлар ьщмгыяте  директорлар советы рәисе Александр Подсекин кул куйдылар. Имзалау Петербург халыкара икътисади форумы (ПМЭФ-2023) мәйданчыгында узды.

Башкортстан Республикасы Үсеш Корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов билгеләп үткәнчә, «Алга» махсус икътисади зонасы инвесторларга кызыклы, чөнки аның кайбер өстенлекләре бар: уңайлы логистик урнашу, инфраструктура, шулай ук махсус икүтисади зона резидентларына бирелә торган салым һәм таможня преференцияләре.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: