Барлык яңалыклар
Икътисад
29 декабрь 2022, 15:56

Экспорт арткан

Алдагы елда да яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшлик.

Башкортстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше бу елның 10 аенда үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 15,4 процентка артты, шул ук вакытта экспорт -  19 процентка, импорт 1,4 процентка артты. Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисадый бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева БРның 2022 елгы тышкы икътисадый эшчәнлеге йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
2021 елда Башкортстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге үз эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә икенче урынны алды. БРның тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева әйтүенчә, хезер кече һәм урта эшкуарлыкка тышкы базарларга чыгарга ярдәм итүдә Үзәк зур роль уйный.

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: