Барлык яңалыклар
Икътисад
18 ноябрь 2022, 16:22

Идеяләрен тәкъдим иттеләр

Росмолодежь. Бизнесның “Инвестицион сессияләре” Бөтенрусия проекты кысаларында Уфада 14-35 яшьтәге эшкуарларның үз идеяләрен экспертларга һәм инвесторларга тәкъдим итү  очрашуы узды.  Презентацияләр нәтиҗәләре буенча, өч яшь эшкуар инвестицион тәкъдим алды.

“Инвестицион сессияләр” проектын Бөтенрусия яшьләр эшкуарлыгын үстерү  программасы кысаларында эшләтеп җибәргәннәр. Ул  яңа гына эш башлаучы  җитәкчеләрнең компетенцияләр даирәсен киңәйтүче сервис мәйданнарын булдырып  калмыйча, һәркемгә үсешер  өчен ресурслар тәкъдим ителгән  эшкуарлык экосистемасына кушылырга да мөмкинлек бирә. Презентация алдыннан катнашучылар әзерлек үткән, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләре алган. Боларның барысы да проектларны яклаганда кирәк булган.

–Росмолодежь ярдәме белән республиканың яшь эшкуарларының өстәмә белем алу мөмкинлекләре булу безнең өчен бик мөһим. Безнең ведомство нигезендә   Бөтенрусия яшьләр эшкуарлыгын үстерү  программасы кысаларында профильле эшче төркем һәм безнең “Йэшлек. Бизнес” төбәк программасы эшләп килә, анда яшь эшкуарлар өчен бушлай белем бирү  чаралары серияләре керә, – дип сөйли БРның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: