Барлык яңалыклар
Икътисад
31 июль 2022, 12:56

Дуслык җебе ныгый

30 июльдә Баймак районында «Башкорт аты» республика фестивале мәйданчыгында Башкортстан һәм Калмыкия арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзелде.


 Хөкүмәтара документка Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Калмыкия башлыгы Бат Хасиков кул куйды.
Килешү сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерүгә, шул исәптән җитештерү-техник билгеләнештәге продукция һәм халык кулланышы товарлары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Документ шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә хезмәттәшлекне күз уңында тота. Сүз чимал һәм азык-төлек, авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү, үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу турында бара. Моннан тыш, төбәкләр сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр. Шулай ук планда авиаэлемтәне үстерү дә бар. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: