Барлык яңалыклар
Икътисад
16 июнь 2022, 19:10

“Траст” банкы кошчылыкны үстерүгә ярдәм итәчәк

Сүзләр имза белән дә расланды.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 16 июньдә, Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Траст” банкы идарәсе рәисе Александр Соколов республиканың агросәнәгать комплексы проектларын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады.

Монда төп юнәлеш – кош итеннән продукциянең төрләрен, сыйфатын һәм күләмен арттыру, шулай ук яңа эш урыннары булдыру.

“Безнең кошчылык предприятиеләре яхшы гына күрсәткечләргә ия һәм нәтиҗәле эшли. Бүген без бу тармакны үстерү юлларын барладык”, – диде Радий Фәрит улы.

“Җиңел булмаган икътисады шартларда төп бурыч – халыкны азык-төлек товарлары белән җитәрлек күләмдә өзлеклексез тәэмин итү”, – дип билгеләде Александр Соколов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: