

Гипертония киң таралган булуга карамастан, күпләр аның билгеләрен һәм үзенчәлекләрен белми. Югары басым турындагы мифларны фармацевт Радж Р.Патель ачкан.
Төп мифларның берсе – югары кан басымында һичшиксез баш авыртырга тиеш дигән сүз. Белгеч фикеренчә, гипертония белән авыручыларның күбесе бернинди үзгәрешләр дә сизми, шуңа күрә бу очракта кешенең үзен ничек хис итүгә генә таянуы дөрес түгел.
Шулай ук тонометрда бер тапкыр гына теркәлгән югары күрсәткечләр югары артериаль басым булуы турында сөйләми. Эксперт аңлатуынча, кан басымы яшькә, сәламәтлек торышына һәм тәүлек вакытына карап үзгәрә, ә диагноз кую өчен аны бер тапкыр гына үлчәү аз. Шулай ук нәтиҗәгә үлчәү вакытында сөйләшүләр яки башка факторлар йогынты ясарга мөмкин.
Фармацевт шулай ук өйдәге тонометрларны файдасыз дип санамаска һәм басымны өлкән яшьтә генә контрольдә тотарга кирәк дип уйламаска чакырды.
Күрсәткечләрне киметү өчен, дарулардан тыш, туклануны үзгәртү, физик активлыкны арттыру, тәмәке тартудан баш тарту, тоз күләмен һәм алкоголь куллануны киметү кулланылырга мөмкин, дип өстәде ул. Конкрет тактика басым дәрәҗәсенә һәм гомум йөрәк-кан тамырлары хәвефенә бәйле.
Чыганак: lenta.ru