

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров медицина учреждениеләренә балаларны карау өчен билгеләнгән дүрт күчмә мобиль комплекс ачкычларын тапшырды. Автомобильләрне “Гаилә” милли проектының “Ана һәм балачакны саклау” төбәк программасы кысаларында сатып алганнар һәм җиһазландырганнар.
– Башкортстан – авыл халкы күп яшәгән төбәк. Мондый заманча күчмә комплекслар республика балаларына профилактик медицина тикшерүләрен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, – диде Радий Хәбиров. – Барыгызны да шушы вакыйга белән котлыйм!
Яңа җиһазларга Республика балалар клиник хастаханәсе, Стәрлетамакның 1нче шәһәр клиник хастаханәсе, 17нче шәһәр клиник хастаханәсе һәм Уфаның 5нче балалар поликлиникасы ия булды.
Чыганак: glavarb.ru