Сәламәтлек
11 сентябрь , 05:47

16 яшьлек яшүсмернең вейп аркасында үпкәләре зарарланган

Кемеровода 16 яшьлек яшүсмердә вейп аркасында үпкәләренең зарарлануын диагностикалаганнар – “электронка”ны ул ике ел тарткан.

16 яшьлек яшүсмернең вейп аркасында үпкәләре зарарланган16 яшьлек яшүсмернең вейп аркасында үпкәләре зарарланган
16 яшьлек яшүсмернең вейп аркасында үпкәләре зарарланган

Егет башта үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә эләгә. Табиблар сулыш җитешсезлеген һәм интоксикацияне төшергәннәр, пациентны чыгарганнартик бер айдан соң ул кире килгән, бу юлы реанимациягә эләккән. Канның кислород белән туенуы норма 95-100% булганда 65% ка кадәр кимегән. Яшүсмерләр  арасында электронкалар тартканнан соң төзәтеп булмый торган авырулар ешрак теркәлә.

Узган атнада вейп Владивостоктан килгән студентның үпкәсен юк иткән. Бурятиядән укучы  вейп тартканнан  соң реанимациягә эләккәняшүсмернең авызыннан кан белән күбек чыккан һәм көзән җыерулар башланган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас