Сәламәтлек
7 Сентября , 05:04

Балага бертуганының сөяк миен күчереп утыртканнар

Ә бит кайчакта шундый операцияләр өчен еллар буена донор таба алмыйлар...

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.РФ Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Фото:РФ Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Быел җәй көне Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге табиблары төбәк тарихында беренче тапкыр сөяк миен аллоген трансплантацияләгән. Уңышлы операция турында Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләделәр.

“Апластик анемия” авыр диагнозы куелган 7 яшьлек балага донор күзәнәкләрен уңышлы күчереп утыртканнар. Бу авыру вакытында баланың үз сөяк мие кан эшләп чыгарудан туктый, һәм котылуга бердәнбер өмет булып башка кешедән күчереп утырту кала.

Бәхеткә, операция бик уңышлы узган – идеаль донор пациентның бертуган абыйсы булган. Туганнар арасында тулы тукыма ярашучанлыгы – бик сирәк күренеш. Нәкъ менә ул мондый процедураның төп хәвефләрен – яңа күзәнәкләр авыру организмына һөҗүм итә башлагач, чит күзәнәкләрне читләштерү яки яшәү өчен куркыныч  булган “трансплантат хуҗага каршы” реакциясен – булдырмый калырга мөмкинлек биргән.  

Процедура үтә стериль шартлар таләп итә. Табиблар беркетмәдән аз гына тайпылыш яки инфекция барлык тырышлыкларны юкка чыгарырга мөмкин булган махсус блокта эшләгән.

Бала инде терелеп килә, аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Ул  тәүлек әйләнәсенә – табиблар күзәтүе астында. Алда аны айлар буе дәвам итәчәк терапия көтә, терапиядән яңа сөяк мие ышанычлы берегеп китәме-юкмы икәнлеге тора. Бар да яхшы булса, акрынлап бала даими дарулар эчми торган  тормышка кайта алачак. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас